news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Болгар ислам академиясе мәкальләр турында китап нәшер итте

Басмада хезмәт турындагы гарәп һәм татар мәкальләренең тәрбияви потенциалына анализ ясалган.

(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ»). Болгар ислам академиясе «Гарәп һәм татар мәкальләренең тәрбияви потенциалы» дигән яңа китап нәшер итте. Басманың авторы – Россия ислам институтының фәнни эшләр буенча проректоры Рафис Закиров. Бу хакта «Новая жизнь» газетасы яза.

Китап вәгазьләр әзерләгән вакытта мөселман дин эшлеклеләре өчен файдалы булачак материалларны үз эченә ала. Анда Изге Коръән аятьләре һәм Мөхәммәд пәйгамбәрнең хәдисләре тәкъдим ителгән.

«Татар-информ» агентлыгы Үзбәкстанда Болгар ислам академиясе дипломын танулары хакында хәбәр иткән иде инде. Дипломны тану турындагы карар 30 июльдә Үзбәкстан Республикасы Югары аттестация комиссиясе утырышында кабул ителде.

news_right_1
news_right_2
news_bot