news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Болгар ислам академиясе Әл-Әзхәр Университеты белән хезмәттәшлек итәчәк

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, Әл-Әзхәр ислам дөньясында иң абруйлы мәгариф үзәге санала.

(Казан, 15 октябрь, "Татар-информ"). Рөстәм Миңнеханов Әл-Әзхәр Университеты вәкилләрен Татарстан Республикасына килергә һәм 922 елда Идел Болгарында Ислам кабул итүне бәйрәм итүгә багышланган Изге Болгар җыены чараларында катнашырга чакырды. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мисыр Гарәп Республикасына эш сәфәре кысаларында дөньядагы иң борынгы университетларның берсе Әл-Әзхәрдә булды.

«Мисыр Россия мөселманнары өчен гыйлемлелек һәм мәгърифәт үзәге булып тора. Әль-Әзхәр ислам дөньясында иң абруйлы мәгариф үзәгеннән санала. Татарлар өчен ул һәрвакыт иң мөһим ислам белемнәре чыганагы булып торды. Безнең дин галимнәре Зыя Камали, Муса Бигиев монда белем алганнар һәм үз өммәтләренә намус белән хезмәт иткәннәр», - диде Рөстәм Миңнеханов Әль-Әзхәр Университетында шәех Салих Әббәс белән очрашуда.

Ике як мәгариф һәм фәнни багланышларны ныгыту турында фикер алышты.

Татарстан Республикасы делегациясе составында Әль-Әзхәр Университетына Болгар ислам академиясе президенты Камиль Исхаков һәм ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, шулай ук Татарстан Республикасы Мөселманнары диния нәзарәте һәм Россия ислам институты вәкилләре дә булды. 

news_right_1
news_right_2
news_bot