news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Болгар ислам академиясе киләсе уку елына абитуриентлар җыя

Шәкертләрне магистратура һәм докторантура программалары буенча укырга чакыралар.

(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ»). Болгар ислам академиясе 2022/2023 уку елына магистратура һәм докторантура программалары буенча абитуриентлар җыя.

Академиядә дөньяның әйдәп бара торган Ислам университетлары программалары нигезендә эшләнгән магистратура һәм докторантура программалары нигезендә түләүсез укырга, әйдәп баручы чит ил ислам һәм Европа югары уку йортларында стажировка узарга мөмкин, дип хәбәр ителә Россия мөселманнары Дини җыены сайтында.

Дини уку йортына гарәп һәм Европа илләреннән ислам фәннәре өлкәсендә дөнья дәрәҗәсендәге абруйлы укытучылар җәлеп ителгән.

Студентларга заманча кампуста барлык уңайлыклары булган шәхси бүлмәләр бирелә, өч тапкыр бушлай туклану каралган. Стипендия түләнә, диелгән хәбәрдә. 

news_right_1
news_right_2
news_bot