news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Болгар ислам академиясе киләсе елдан башлап татар теленнән олимпиада үткәрәчәк

Быел олимпиада гарәп һәм рус телләреннән генә үткәрелә.

Болгар ислам академиясе киләсе елдан башлап татар теленнән олимпиада үткәрәчәк
Султан Исхаков

(Казан, 11 октябрь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). 2020 елда Болгар ислам академиясе җитәкчелеге татар теленнән олимпиада оештырачак. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә академия ректоры Данияр Абдрахманов хәбәр итте.

“Быел Болгарда “Россия мөселманнарының дини мирасы” халыкара форумында рус һәм гарәп телләре буенча олимпиадалар узачак. Киләсе елда без олимпиаданы татар теле буенча да үткәрергә тырышачакбыз", - диде Данияр Абдрахманов.

Чара кысаларында быел студентлар арасында гарәп телен белү дәрәҗәсен тикшерәчәкләр, моннан тыш, академиянең чит ил кунаклары үзләренең рус телен белү дәрәҗәләрен тикшерә алачак.

  • Болгар ислам академиясендә 13-19 октябрьдә «Россия мөселманнарының дини мирасы» форумы узачак. Чара Россия мөселман халыкларының традицион рухи кыйммәтләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча галимнәр һәм экспертларның, җәмәгать һәм дин әһелләренең көчләрен берләштерүгә юнәлдерелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100