news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Болгар ислам академиясе халыкара стандартлар буенча югары күрсәткечкә чыгарга ниятли

“Академия өчен 30-40 кеше дә бик күп, чөнки магистрлар һәм докторлар – данәләп сатыла торган товар”, - ди академия ректоры.

Болгар ислам академиясе халыкара стандартлар буенча югары күрсәткечкә чыгарга ниятли
Рамиль Гали

(Казан, 10 июль, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Болгар ислам академиясе халыкара стандартлар буенча югары күрсәткечкә чыгарга ниятли. “Академия өчен 30-40 кеше дә бик күп, чөнки магистрлар һәм докторлар – данәләп сатыла торган товар”, - диде бүген IT-паркта – Чемпионатның шәһәр матбугат үзәгендә Россия ислам институты һәм Болгар ислам академиясе ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин.

Ректор Болгар ислам академиясенең техник яктан бик яхшы җиһазланганын әйтте. “Болгар ислам академиясе – ул заманча федераль проект, ягъни 15 мең квадрат метр. Болгар ислам академиясендә студентлар өчен бар шартлар да тудырылган. Без барлык фәнни үзәк белән дә элемтәгә чыга алабыз”, - диде ул.

Рәфыйк Мөхәммәтшин сүзләренчә, Болгар ислам академиясе Россия эчендә көндәшлеккә сәләтле булган белгечләрне әзерли. “Болгар ислам академиясе магистр һәм доктор программаларын гамәлгә ашыра. Әлеге академия – югары дини уку йорты. Биредә ислам фәннәре магистрларын һәм докторларын әзерлиләр. Безнең академиянең үз компетенциясе бар. Россия Федерациясенең Президенты Владимир Путин да безгә Россия эчендә көндәшлеккә сәләтле булган белгечләрне әзерләргә кушты”, - диде ректор.

“Дөньяви белемгә килсәк, ул да бик мөһим, әмма без бу очракта тирән ислам белемнәре турында сөйләшәбез. Бәлки киләчәктә безнең студентлар гарәп филологиясен, теологияне, икътисадны параллельләп өйрәнер. Без бирергә теләгән баш инструмент булып тирән ислам белемнәре тора. Магистратура, башка югары уку йортларында 2 ел булса да, Болгар ислам академиясендә 3 ел. Магистрлар магистр диссертацияләрен яза. Докторлар да 3 ел укый, алар инде доктор диссертацияләрен яза башладылар. Бу мөселман дин белгече буыны бөтенләй яңа булачак. Бу буын бөтенләй башка мохиттә формалаштырыла һәм тәрбияләнә”, - диде ул.

Рәфыйк Мөхәммәтшин академиянең халыкара стандартлар буенча куелган күрсәткечләре турында әйтте. “Былтыр без, 30-40 студент алырга планлаштырсак та, 68 студент кабул иттек. Әлеге уку йорты өчен 30-40 кеше дә бик күп, чөнки магистрлар һәм докторлар – данәләп сатыла торган товар. Зур мегаполисларда яшәргә ияләнгән яшьләр Болгар җире тынычлыгына чыдарлармы дисәк тә, үз теләкләре белән китүче студентлар булмады, бар кеше дә академиядә калды. Өч ел эчендә 150 студент белем алып чыгар дип көтелә. Магистрлар һәм докторлар әзерләүче уку йорты күзлегеннән карасаң, Болгар ислам академиясе – бик зур югары дини уку йорты. Магистрлар һәм докторлар әзерләнгән җирләрдә меңләгән студент булмый. 150 студент санына чыксак, бу хәтта халыкара стандартлар буенча да бик яхшы күрсәткеч булачак”, - диде Рәфыйк Мөхәммәтшин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100