Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Болгар ислам академиясе гыйлемле шәхесләр тәрбияләргә тиеш, бу җитди бурыч - М. Шәймиев
Дәүләт Киңәшчесе билгеләп узганча, белемле мәгърифәтчеләр, дин әһелләрен укыту эше җиңелләрдән түгел.
(Болгар, 7 октябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Болгар ислам академиясе тирән гыйлемле шәхесләрне әзерләргә тиеш. Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фонды Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесе соравына җавап биреп, әлеге мөселман уку йортының әһәмиятен билгеләп узды.
Минтимер Шәймиев элекке заманнарда, аеруча 18 нче гасырларда дөньяга танылган шәхесләргә, аң-белем таратучы мәгърифәтчеләребезгә, гыйлемле дин әһелләренә бик бай булуыбызны искәртте. Хәзер моны торгызу эше җиңелләрдән булмавын ассызыклап, академия ректорына зур җаваплылык йөкләнүенә ишарәләде. "Бу бит академия, башлангыч белем бирү оешмасы, мәдрәсә генә түгел, шуңа күрә монда иң гыйлемле шәхесләрне әзерләү бурычы тора. Бу бик җитди мәсьәлә. Без моңа белемле шәхесләребез күбрәк булсын дип тотындык. Хәзер тиешле белемле, әзерлекле кешеләрне табу җиңел түгел. Моның өстендә эшлибез. Без бит элеккеге идеологик басым аркасында 70-80 ел дин тыелган шартларда яшибез. Шуңа күрә моны торгызу җиңел эш түгел", - дип белдерде Дәүләт Киңәшчесе.
"Кайчак аңлап бетермәү аркасында, дөнья күләмендә булып торган күңелсез вакыйгаларда ислам динен гаепләүчеләр күп. Без моннан китәргә тиеш, чөнки безнең хәнәфи мәзһәбе вакыт белән сыналган. Көндәлек тормышыбыз да күрсәтеп тора - мөселманнар, православие дине вәкилләре бер-берсен аңлап, бәхәс куертмыйча яши. Шуны безгә алга сөрергә кирәк. Хәнәфи мәзһәбе республикабызда, Россия күләмендә дә тыныч мөнәсәбәтләр урнаштырып, башка милләт кешеләре белән аңлашуга китерә", - дип белдерде Минтимер Шәймиев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз