news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Болгар ислам академиясе галимнәре Япониядә татар дини тәгълиматын өйрәнергә ниятли

«Көнчыгыш философиясе» укыту-фәнни үзәге хезмәткәре тикшеренүчеләргә Токио мәчете китапханәсендә кулъязмалар һәм тарихи документларны өйрәнәчәк делегация составына керергә тәкъдим итте.

Болгар ислам академиясе галимнәре Япониядә татар дини тәгълиматын өйрәнергә ниятли
spas-rt.ru

(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ»). Болгар ислам академиясе ректоры Данияр Абдрахманов Россия дәүләт гуманитар университеты фәлсәфә факультетының «Көнчыгыш философиясе» укыту-фәнни үзәге доценты Лариса Усманова белән очрашты. Бу хакта «Новая жизнь» газетасы яза.

Очрашуда Болгар ислам академиясе хезмәткәрләренең Япониядә татар дини тәгълиматы мирасын өйрәнү мөмкинлегенә ия булачагы хакында сүз барды.

Лариса Усманова Болгар ислам академиясе хезмәткәрләрен Токио мәчете китапханәсендә кулъязмалар һәм тарихи документларны өйрәнәчәк делегация составына керергә тәкъдим итте. Әлеге материалларның татарларның дини тәгълиматы мирасына кагылышы бар.

Яклар белем бирү һәм мәгърифәтчелек эшчәнлегендә хезмәттәшлек перспективалары хакында фикер алышты. Лариса Усманова үзе Болгар ислам академиясе студентларына лекцияләр укырга ниятли.

news_right_1
news_right_2
news_bot