news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Болгар ислам академиясе беренче тапкыр дини һәм фәнни җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителә

Академия тәүге тапкыр фикер алышу мәйданчы буларак ачылды.

Болгар ислам академиясе беренче тапкыр дини һәм фәнни җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителә
Салават Камалетдинов

(Казан, 30 июнь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Бүген, 30 июньдә, Болгар Ислам академиясендә "Заманча ислам мәгарифенең актуаль проблемалары" дип исемләнгән фәнни-гамәли конференция уздырыла. Чараны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Болгар ислам академиясе, Ислам белем бирү советы оештыра. Конференция үз эшен кичә, 29 июньдә башлап җибәрде.

Болгар ислам академиясе әле беренче тапкыр мөселман һәм фәнни җәмәгатьчелекнең, федераль һәм төбәк хакимияте органнарының Россиядә ислам дине буенча белем бирү өлкәсендә актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышу мәйданчыгына әверелде.

Конференция кысаларында Болгар ислам академиясе һәм Россия мәгариф учрежениеләре арасында хезмәттәшлек, "Дини оешмаларга дин әһелләрен һәм дини персонал әзерләү" юнәлеше буенча сораулар, аерым алганда - югары дини белем бирү стандартларын әзерләү, Ислам белем бирү советы һәм чит ил оешмалары белән хезмәттәшлекне оештыру мәсьәләләре каралачак. Конференция Болгар ислам академиясен презентацияләү һәм Болгар буенча экскурсия белән тәмамланачак.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100