news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Болгар ислам академиясе белән Ак мәчет арасында "Җәннәт бакчасы" ачарга телиләр

Минтимер Шәймиев: "Бу чынга ашса, бөтенләй башка дөньяга эләккән кебек булачакбыз", - диде.

(Болгар, 7 октябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фонды Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Болгар ислам академиясе төзелеше белән танышты. Бинаны эчке һәм тышкы яктан карап йөрү барышында ул ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Яңарыш” республика фонды башкаручы директоры Татьяна Ларионова, Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм Батров һәм төзүче оешма җитәкчелеге белән башкарасы эшләр турында фикер алышты, тәкъдимнәрен җиткерде.

Болгар ислам академиясе торак һәм уку биналары комплексыннан гыйбарәт. Укыту барышында "Ак мәчет" һәм Болгар музей-тыюлыгының башка объектлары файдаланылачак. Болгар ислам академиясе илнең мөселман өммәтеннән зыялыларны-магистр һәм докторларны әзерләү белән шөгыльләнәчәк. Шулай ук өстәмә һөнәри белем алу өчен мөмкинлекләр тудырыла. Һөнәри белем бирү программаларын гамәлгә ашыру өчен «менеджмент һәм дәүләт-конфессиональ мөнәсәбәтләр”, “гарәп теле һәм әдәбияты”, “ислам икътисады һәм хокук”, “татар теле һәм әдәбияты” кафедраларын булдыру планлаштырыла.

Проект инвесторлары буларак, республиканың эре предприятиеләре - “Татнефть” ГАҖ һәм “ТАИФ” ААҖ катнаша. Проектны "Татинвестгражданпроект" ДУП башкара. Хәзерге вакытта "Грань" ҖЧҖ подряд оешмасы объектта тышкы һәм эчке төзелеш-бизәү эшләре белән мәшгуль. Академиядә 300 ләп төзүче эшли.

Дәүләт Киңәшчесе Рөстәм Батровка Ак мәчеткә илтә торган юлда җимеш бакчасы ясау, сәхабәгә һәйкәл урнаштыру һәм башка эшләрдә шаригать кануннарына туры килерлек итеп тәкъдимнәр әзерләргә йөкләмә бирде. Минтимер Шәймиев Ак мәчет белән академия арасында асфальт юл кирәк түгелдер дигән фикерен дә җиткерде. "Бәлки, җәяүлеләр өчен брусчатка салырга кирәктер”, - диде. Тик төзүчеләр аңа моның кыйбаткарак төшәчәген кисәтеп, брусчатка өчен бетон нигезне быел ук эшләп куярга кирәклеген әйтте.

Минтимер Шәймиев Ак мәчет һәм академия арасындагы бакчада җимеш китерә торган агачлар үсәчәген хуплады. Сөйләшү барышында бу бакчаның оҗмах бакчасы булачагы әйтелде. Бакчага үсентеләрне быел утыртырга кирәк диючеләр, тик җимеш китерә торганнарын язын утырту кирәк дип өстәүчеләр дә булды. Минтимер Шәймиев куаклар бик биек булып үсмәскә тиешлеген әйтте. Дәүләт Киңәшчесе проектның үзенчәлекләрен төптән уйлап бетерергә кушты, әмма вакыт күп түгел, дип искәртте. Шәймиев һәм төзүчеләр Ак мәчет белән тоташтыручы бу комплексны куаклыклар белән әйләндереп, үзенә күрә бер киртә кору турында килештеләр. Шулай ук алар сәхабәләргә һәйкәл кую урынын билгеләү турында фикер алыштылар.

“Бу бөтенләй башка дөнья булачак! Үзебезне мактыйк әле! Бакча булса, бу туристларга да сөйләргә кызык булачак”, - диде. Моннан тыш, Минтимер Шәймиев Ак мәчетнең манаралары Мәккәдәге Мөхәммәд пәйгамбәр мәчете манараларына тиңдәш булуы турында туристларга гел кабатлап торырга кушты.

Дәүләт Киңәшчесе чалма һәм юл таягы төшерелгән эмблеманы кабул итәргә кирәк һәм аны бинаның түбәсенә урнаштырырга кирәк, дип билгеләп узды. “Өстәвенә анда урын да әзер. Аллаһы Тәгалә үзе чыгарып куйган”, - ди ул.

Бүгенге көндә корылма түбә астына кертелгән. “Безнең алда салкыннар башланганчы коммуникацияләргә тоташтырып, җылы җибәрү бурычы тора. Төзелешне кышын да дәвам итеп, билгеләнгән срокка тәмамлау өчен бу мөһим”, - дип белдерде Минтимер Шәймиев. Искәртеп узыйк: 2017 нче елның көзендә академиягә беренче абитуриентларны кабул итү планлаштырыла. Академия өчен инде таш кайтарылган. Якын арада бинаның фасадын тышлау өчен Грециядән белгечләр килүе көтелә.

Минтимер Шәймиев төзелеш эше оештырылуыннан канәгать калды. Куркынычсызлык ягыннан да эшнең югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп узды. Шулай да, эш элегрәк башлаган булса, тагы да яхшы буласы булган, диде.

Рөстәм Батров билгеләп үткәнчә, академиянең ректоры әлегәчә билгеләнмәгән.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100