news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Болгар ислам академиясе академик мәдрәсә генә булып калмасын иде – Дамир Мөхетдинов

Дамир Мөхетдинов Болгар ислам академиясенә студентлар табуда кыенлыклар булырга мөмкин, дип белдерде.

(Казан, 21 декабрь, "Татар-информ", Венера Вәлиева). 2017 елның язында Болгар академиясе кулланышка тапшырылачак дип планлаштырыла. “Без анда кем белем алачак, кем укытачак турында уйларга тиешбез”, - диде Россия Федерациясе мөселманнарының диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир хәзрәт Мөхетдинов КФУда узган "Ислам мультимәдәни дөньяда" халыкара форумында. "Татар-информ" әлеге чыгыштан өземтәләр тәкъдим итә.

"Студентларны каян алырга?"

“Академиянең нинди функцияләр башкарачагы турында аңларга кирәк. Әгәр дә ул 20 ел дәвамында Россия ислам институты башкарган фунцияләрне кабатласа, без 100 км радиусында эчке конкуренция булдырачакбыз. Ике зур үзәк, ике зур белем бирү оешмасы бер төрле юнәлештә эшчәнлек алып барачак, аудитория дә бер булачак. Бу дөрес булмас, чөнки югары уку йортына кергәндә көчле конкуренция юк.

Безгә, белем бирү учрежденияләренең җитәкчеләре буларак, яхшылардан яхшыларын сайларга туры килми, ә начар һәм бераз гына яхшырак абитуриентлар арасында сайлау бара. Шуның өчен академиянең эчке сыйфаты турында әйткәндә абитуриентларның сыйфаты турында сүз бара. Ислам теологиясе буенча диссертацион советлар исламны өйрәнү, шәрыкне өйрәнүне кабатлап калмасын иде. Без башка база нигезендә, башка исем астында Мәскәү Дәүләт Университетының Азия һәм Африка илләре институтында, Санкт-Петербургның шәрык факультетында яисә Казан федераль университетында эшчәнлекне кабатлап кына калмасак иде.

Монда магистрлар, аспирантлар, докторантлар белем ала – бу бит академия. Безнең оппонентлар, безне дус күрмәүчеләр бездән көлмәсен өчен, мөселманнар академия ясыйсы урында академик мәдрәсә ясаганнар дип әйтмәсеннәр өчен, академияне җитди эчтәлек белән тутырырга тиешбез.

Студентларны каян алырга? Бу “штучный товар”, аларны бөтен ил масштабында “ауларга” кирәк. Бу ректорлардан, директорлардан, диния нәзарәте җитәкчеләреннән җитди көч таләп итә. Бу җитди эш. Болгар академиясенә керүче потенциаль студент яисә магистр кая кергәнен аңларга тиеш. Без бит әле Болгар яисә Булгар академиясенә керәбез дип тә аңламыйбыз. Башлангыч этапта ук сине ни көткәнне аңламасаң, күп сорау туа. Минтимер Шәймиев үз эшен әйбәт башкара. Әйе, дөрес, бина тиз арада кулланышка да тапшырылачак, ә менә аның эчке “тутырылышы”н без, дин эшлекләре, белем бирү оешмалары ректорлары, тиешенчә башкармыйбыз, үзебезнең көчне берләштермибез, киләчәк академиянең мәгънәсен ачыкламыйбыз, билгеләмибез, тутырмыйбыз. Нәкъ бу эшне сыйфатлы итеп башкарырга кирәк. Без Болгар академиясенә зур өметләр баглыйбыз. Өметләр акланмавын булдырмаска кирәк. Бу проектның мөһимлеген аңламасак, барлык көчләрне туплап эшләмәсәк, бары без генә, ягъни дин эшлеклеләре, академик җәмгыятьчелек гаепле булачакбыз. Югыйсә, бөек академия оешуының пародиясе булачак”, - диде Дамир Мөхетдинов.

Шулай ук ул академиядә кем тарафыннан нәрсә укытылачагына тукталды.

"Анда бәлки матур мунчалар булыр, тәмле ашатырлар, ә нинди фән докторлары белем бирәчәк?"

“Кем укытачак? Нинди фән докторлары белем бирәчәк, нинди теологияне укытачак, әгәр дә алар үзләре дә теология фәне докторлары түгел икән. Бәлки безгә чит ил ресурслары, аларның докторларына чыгарга туры киләчәктер. Бу вакытта без аларның карашларын, менталитетын безнең матур җирлеккә күчерәчәкбез. Әйе, анда бәлки торыр өчен матур урыннар, матур мунчалар булыр, тәмле ашатырлар, диварларда “Карлы илдә ислам” картиналары эленеп торыр. Ләкин бу сорауга җитди килергә кирәк һәм бу күп көч, ресурс таләп итә. Бу академия мөселман җәмәгатьчелегендә лидерлар тәрбияләп чыгарырга лаеклы”, - дип белдерде Россия Федерациясе мөселманнарының диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100