news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Болгар ислам академиясе абитуриенты укырга чит илгә барып йөрисе юк дип исәпли

Академиянең быелгы абитуриентлары арасында Коръән-хафизлар әзерләү Үзәге директоры Ибраһим хәзрәт Сабиров та бар.

Болгар ислам академиясе абитуриенты укырга чит илгә барып йөрисе юк дип исәпли
скриншот из видео, Салават Камалетдинов

(Болгар, 10 июль, "Татар-информ", Илгиз Шәкүров). Болгар ислам академиясендәге җәйге мәктәптә укучы абитуриентлар арасында Россия ислам университетының Коръән-хафизлар әзерләү Үзәге директоры булып эшләүче Ибраһим хәзрәт Сабиров та бар. Ул дини белем алыр өчен чит илгә укырга барып йөрисе дә юк дип исәпли. Ибраһим хәзрәт "Татар-информ" хәбәрчесенә шул фикерен әйтте.

"Минем өчен дини гыйлем алуны дәвам итәргә уникаль мөмкинлек барлыкка килде. Болгар ислам академиясендә сыйфатлы белем алу өчен мөмкинлекләр җитәрлек. Безнең белән ислам дөньясының иң көчле галимнәре эшли. Чит илгә барып йөрисе дә юк. Болар барысы да үзебездә", - дип сөйләде Ибраһим хәзрәт.

  • Болгар ислам академиясенең 6-14 август көннәрендә уза торган җәйге мәктәбендә абитуриентларга шәех Абдурразак Ас-Саади, шәех Исмаил Болбол, шәех Люай Аль-Хәлили кебек ислам дөньясының күренекле галимнәре белем бирә. Биредә 70 абитуриент белем ала.
  • Болгар ислам академиясенә быел 40 студент кабул ителәчәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100