news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Болгар ислам академиясе абитуриентларының иң әзерлеклеләре Дагыстаннан килгән

Болгар ислам академиясенең абитуриентлар өчен җәйге мәктәбендә 70 кеше катнаша.

Болгар ислам академиясе абитуриентларының иң әзерлеклеләре Дагыстаннан килгән
Салават Камалетдинов, Илгиз Шәкүров

(Болгар, 10 июль, "Татар-информ", Илгиз Шәкүров). Болгар ислам академиясе 6-14 август көннәрендә абитуриентлар өчен җәйге мәктәп уздыра. Биредә 70 абитуриент гарәп теле, ислам хокуклары, ислам дине нигезләре, изге Коръән буенча белемнәрен арттыра һәм академиягә укырга керү имтиханнарына әзерләнә. Абитуриентларның иң әзерлеклеләре Дагыстан Республикасыннан килгән. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә Болгар ислам академиясенең гаммәви мәгълүмат чаралары белән эшләү белгече Әмир Белялов белдерде.

«Әзерлек буенча иң көчлеләр дип Дагыстаннан килгән абитуриентларны әйтергә була. Алар хифз ягыннан (Коръәнне яттан сөйләү) көчле, күп хәдисләр беләләр һәм гарәп телен дә башка абитуриентлардан бер баскычка яхшырак аңлыйлар», - дип сөйләде Әмир Белялов.

Дагыстаннан барлыгы 7 абитуриент килгән. Аларның берсе Дибиргаджи Рамазанов Дагыстан ислам университетын тәмамлаган. Дибиргаджи белдерүенчә, аның сайлау мөмкинлеге зур булган. Ул Төркиягә, Брунейга, Дагыстанның төрле шәһәрләренә имам яки укытучы булып китә алган. Әмма Болгар ислам академиясен сайлаган.

«Укуны биредә дәвам итүне миңа Дагыстандагы укытучым киңәш итте. Болгар ислам академиясе - Россиядәге бердәнбер ислам мәгарифе үзәге. Биредә дөньяның төрле почмакларыннан иң яхшы укытучылар белем бирә. Мөмкинлекләр зуррак. Яшәү шартлары да бик яхшы», - диде Дибиргаджи Рамазанов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100