news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Болгар җирендә «Гарәби каллиграфия күргәзмәсе» Минтимер Шәймиевка тәкъдим ителде

Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгында өч көн дәвамында «Гарәби каллиграфия күргәзмәсе» эшләячәк. Бүген күргәзмә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевка тәкъдим ителде.

Күргәзмәгә куелган эшләр белән кунакларны аның кураторы, рәссам-каллиграфист Гөлназ Исмәгыйлева таныштырды.

Күргәзмә «Россия рухи бердәмлеге - дөньяга юллама» фестивале программасы кысаларында ачылды. Мәдәният министры Ирада Әюпова рухи бердәмлекне ассызыклаган фестиваль программасындә нәкъ шундый күргәзмә соралуын искәртте.

«Тамырларга мөрәҗәгать итәсе килә. Тамырсыз үлән тузганак кебек оча да бетә. Тамырлары булса гына үсә, яңа үсентеләр чыгара», - дип бәяләде күргәзмәне мәдәният министры.

Ул халыкларның рухи кыйммәтләрен торгызучы мондый фестивальләрнен алга таба да үтәчәген әйтте. «Яңарыш» фондынын максаты төзекләндерү эшләре генә түгел, аның миссиясе рухи яңарыш», диде ул.

Бүген «Россия рухи бердәмлеге - дөньяга юллама» фестивале кысаларында ачык һавада «Кара пулат» операсы күрсәтеләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100