news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Болгар академиясендә теология, филология юнәлешләре буенча магистрлар әзерләү көтелә

Данияр Абдрахманов Россия Голәмәләр шурасы сыйфатында гомумроссия мөселман мәйданчыгын булдыру бурычы торганын әйтте.

Болгар академиясендә теология, филология юнәлешләре буенча магистрлар әзерләү көтелә
Владимир Васильев

(Болгар, 8 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Болгар ислам академиясенең дөньяви һәм дини өлкәләрдә конкурентлы булуына ирешү өчен, киләчәктә дөньяви юнәлешләр буенча магистрлар әзерләү күздә тотыла. Бу хакта академиянең Попечительләр советы утырышында ректор Данияр Абдрахманов хәбәр итте. Ул академиянең үсеш стратегиясен тәкъдим итте.

«Теология» белгечлеге буенча укытуга 2019 елда лицензия алынган. Шулай ук, филология, педагогик белем буенча укыту планлаштырыла. «Коръән белеме», «Ислам дин тәгълиматы», «Ислам икътисады» белгечлекләре буенча магистрлар әзерләнәчәк. Аеруча перспективалы абитуриентларны ачыклау, әзерләү системасы формалаша», — диде ректор.

Данияр Абдрахманов академия алдында Россия Голәмәләр шурасы сыйфатында гомумроссия мөселман мәйданчыгын булдыру бурычы торганын әйтте. Аның сүзләренчә, шул рәвешле, фәнни-дини проблемаларны чишүгә уртак караш булдыру максаты белән илнең мөселман оешмалары һәм дин әһелләренең үзара элемтәсен ныгыту күздә тотыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100