news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Болгар академиясендә техник яктан иң заманча белем бирү системасы булачак – А.Әхмәтҗанов

Уникаль классларда укытучы - онлайн, интерактив режимда, китапханәгә кермичә генә, кирәкле материал таба алачак.

Болгар академиясендә техник яктан иң заманча белем бирү системасы булачак – А.Әхмәтҗанов
Рамиль Гали

(Казан, 30 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Болгар ислам академиясендә техник җиһазланыш буенча Россиядәге иң алдынгы белем бирү системасы гамәлдә булачак. Бу хакта кичә Болгарда “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә ислам академиясенең матбугат сәркатибе Алмаз Әхмәтҗанов хәбәр итте.

Әңгәмәдәш әйтүенчә, мөгаллимнәрнең дини генә түгел, техник үзенчәлекләр буенча да белемле булуын кайгыртыла. “Без Мәскәү, Санкт-Петербург дәүләт университетларын техник яктан җиһазлаган белгечләрне чакырдык. Биредә хәзерге вакытта Россиядә техник яктан иң заманча белем бирү системасы эшләячәк. Уникаль классларда укытучы - онлайн, интерактив режимда, китапханәгә кермичә генә, кирәкле материал таба алачак. Шунда ук материалны студентларга өләшә ала. Берәр дин әһеле китабы буенча өйрәнү дә шулай заманча технологияләр буенча алып барылачак. Мөгаллимнәрнең дәрес барышында ук Каһирә, Малайзия университеты белгечләре белән онлайн режимда элемтәгә кереп сораулар бирү мөмкинлекләре тудырыла”, - дип белдерде Алмаз Әхмәтҗанов.

Әңгәмәдәш Болгар ислам академиясендә 150 кеше белем ала башлаячагын әйтте. “Магистрлар - 3, докторлар 2 ел укыячак. Төп ике тел – рус һәм гарәп телләре, шулай да күп кенә китаплар иске татар телендә булуын күздә тотып, аларны өйрәнү өчен татар телен белү дә кирәк. Хәзер борынгы татар телен, дини тәгълимат мирасын өйрәнү уе бар. Без сакланып калган дини тәгълимат мирасын күбрәк белергә һәм бу хакта мәгълүмат җиткерергә тиеш. Без бит монда киләчәктә мәдрәсә, университетларда укыта алырлык белгечләр әзерлибез”, - ди ул.

Болгар ислам академиясендә барлыгы 5 кафедра – татар теле һәм әдәбияты, гарәп теле һәм әдәбияты, ислам икътисады һәм финанслар, Коръән, сөннәт һәм дини тәгълимат, менеджмент һәм дәүләт-дини мөнәсәбәтләр кафедралары эшләячәк. Академиядә күпфункцияле залны кертеп, барлыгы 13 аудитория, 340 торак бүлмә, компьютер классы, спорт залы, ашханә, бергәләп кичләрен чәй эчәр өчен бер коридорга уртак кухня, намаз уку өчен зур зал, укытырга килгән мөгаллимнәргә урнашыр өчен ял бүлмәләре бар. Бер кешелек бүлмәләр тулысынча җиһазланган, барлык уңайлыклар тудырылган. Физик мөмкинлекләре чикле затлар өчен ишекләр автоматик рәвештә ачыла һәм ябыла торган итеп эшләнгән. Алмаз Әхмәтҗанов әйтүенчә, сентябрьгә кадәр академиянең эчке дизайны үзгәреп, тагы да ямьләндереләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100