news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Болгар академиясе гарәп дөньясындагы журналлар базасын файдалану мөмкинлеген алды

E-Marefa махсуслаштырылган платформасындагы әлеге базадан академия студентлары һәм мөгаллимнәре ике ай дәвамында бушлай файдалана алачак.

(Казан, 22 май, «Татар-информ»). Болгар ислам академиясе студентлары һәм мөгаллимнәре үзләренең уку һәм фәнни эшчәнлегендә E-Marefa мәгълүматлар базасыннан файдалану мөмкинлегенә ия булды. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең рәсми сайты хәбәр итә.

E-Marefa махсуслаштырылган платформасындагы әлеге базадан академия студентлары һәм мөгаллимнәре ике ай дәвамында бушлай файдалана алачак, диелә Болгар ислам академиясенең рәсми сайтында.

E-Marefa – барысын да колачлаган мәгълүматлар базасы ул, анда гарәп дөньясындагы фәнни журналлардан өземтәләр китерелә. Ул мәгълүматлар һәм сылтамаларны, төрле дисциплиналар буенча гарәп телендә дөнья күргән йөзләрчә мең мәкалә белән бәйләп, ышанычлы һәм интеграцияләнгән мәгълүматлар тәкъдим итә.

Шунысын да искәртик: E-Marefa – бушлай гарәп энциклопедиясе төзү өчен вики-системаны файдалана торган онлайн энциклопедиянең коммерцияле булмаган проекты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100