news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт районында сугышта һәлак булганнар истәлегенә 8 меңнән артык корычагач утыртачаклар

Әлмәт районында сугышта һәлак булганнар истәлегенә 8 меңнән артык корычагач утыртачаклар
Фото: Татарстанның Әлмәт районы матбугат хезмәте

18 апрельдә Әлмәт районының Кама-Исмәгыйль авылы янында агач утырту буенча масштаблы экологик акция узачак. Чара кысаларында 8 меңнән артык корычагач утыртырга ниятлиләр.

Акция Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнарның истәлеген саклауга багышланган. Чарада катнашучылар барлыгы 8 800 төп агач утыртачак.

Акциядә волонтерлар һәм районның актив кешеләре катнашачак. Чара «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Урманны саклыйк» Бөтенроссия инициативасы кысаларында оештырыла.

Җыелу вакыты һәм акцияне үткәрүнең нечкәлекләре турында оештыручылар соңрак хәбәр итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot