Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанлыларның күбесе җәйге ялда Россия буйлап сәяхәт итүне кулай күрә
Җәйге ялын планлаштыручы казанлыларның күбесе Россия буйлап сәяхәт итүне өстен күрә. Барлык сәфәрләрнең 77 проценты эчке юнәлешләргә туры килә, дип сөйләделәр «Татар-информ» агентлыгына «Островок» кунакханәләр һәм апартаментларны онлайн-броньлау сервисында.
Эчке юнәлешләр арасыннан казанлылар күбесенчә зур шәһәрләрдә экскурсияләр һәм мәдәни ялны сайлый, шулай ук Краснодар крае курортларына өстенлек бирә. Әйтик, Санкт-Петербург, Мәскәү, Сочи, Түбән Новгород, Сириус, Калининград, Волгоград, Геленджик һәм Анапа иң популяр юнәлешләр булган.
Татарстан башкаласында яшәүчеләр күбесенчә (43 процент) икәүләп сәяхәт итә. Балалы гаиләләр өлеше – 33 процентка, соло-сәяхәтчеләр – 14 процентка, өлкәннәр компанияләре 10 процентка тигез.
Чит илгә сәяхәт итүчеләр дә арта. Сервис мәгълүматлары буенча, халыкара юнәлешләр өлеше 23 процентка (моннан бер ел элек 16 процент иде) җиткән.
«Быел чит илгә сәяхәт итү узган елдагыга караганда отышлырак: Россия валютасының ныгуы үз ролен уйнады. Күпчелек популяр чит ил юнәлешләре буенча бәяләр кимегән: Төркия, Италия, Кытайда – 2 процентка, якын чит илләрдә – Грузия, Әрмәнстан, Үзбәкстанда – 5-7 процентка», – дип белдерде компанияләр төркеме идарәче директоры Дарья Кочеткова.
Абхазия, Белоруссия, Грузия, Төркия һәм Үзбәкстан Иң популяр чит ил юнәлешләре булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз