Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда киң колач белән «Гаилә атналыгы» узачак
1-10 июльдә Татарстанда Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган «Гаилә атнасы» узачак. Әлеге уңайдан республикада 700дән артык чара оештырылачак, дип хәбәр итте бүген ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Эльвира Әхмәтова «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә.
«Зур әһәмияткә ия, матур бәйрәм якынлаша - 8 июльдә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Татарстан Республикасы ЗАГСлары шәһәр һәм район хакимиятләре белән берлектә әлеге вакыйгага җентекләп әзерләнә башлады. Менә икенче ел инде республикада әлеге бәйрәмгә багышланган «Гаилә атналыгы» үткәрелә. Узган ел без 600 чара үткәргән булсак, быел бу чорда 700дән артык чара узачак», - дип сөйләде ул.
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
Гаилә атналыгы «Татарстан – бәхетле гаиләләр территориясе» шигаре астында уза. Республикада гаиләләргә һәрьяклап ярдәм итү, традицион гаилә кыйммәтләрен саклау һәм үстерү, гаилә аша патриотик тәрбия бирү буенча системалы эш алып барыла, дип белдерде Әхмәтова.
«65 төрле социаль ярдәм чарасы гамәлдә, шуларның 60ы республика бюджетыннан финанслана. Шунысы куандыра, күп балалы гаиләләр саны елдан-ел арта бара - бүген республикада 59 меңнән артык шундый гаилә яши, аларда 189 мең бала тәрбияләнә. Яшь гаиләләр өчен дәүләт торак программалары гамәлгә ашырыла, балалы студент гаиләләренә ярдәм итү чаралары киңәйтелә», - диде спикер.
Чараларның масштаблы планы балалар һәм өлкәннәр өчен мастер-классларны, туй фотолары һәм гаилә альбомнары күргәзмәләрен, асфальтта рәсем ясау конкурсларын, гаилә тематикасына әдәби укуларны, эстафеталар, спорт ярышлары, бәйгеләр һәм викториналарны, никах теркәү, исем кушу тантаналарын үз эченә ала.
Искәртеп үтәбез, гаилә кыйммәтләренә ярдәм йөзеннән «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз