news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда йорт чатларының 61 проценттан артыгы MAX мессенджерына күчкән

Татарстанда йорт чатларының 61 проценттан артыгы MAX илкүләм мессенджерына күчерелгән инде. ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә шул хакта хәбәр итте.

18 111 чатның системага 11 051е күчерелгән.

Айзатуллин билгеләп үткәнчә, алты муниципалитетта бу күрсәткеч әлегә 30 процентка җитми, ә егерме муниципалитетта йорт чатларын MAX мессенджерына күчерү тулысынча төгәлләнгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot