Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда юлларны ремонтлауга 460 миллион сумнан артык акча юнәлдереләчәк
Татарстанда юлларны ремонтлауга 461,1 миллион сум акча юнәлдереләчәк. Тиешле тендерлар турында мәгълүмат Дәүләт сатып алулары порталында урнаштырылган.
Контрактларның берсе нигезендә, «Зәй – Бохарай» юлын капиталь ремонтлауга 197,1 миллион сум каралган. Әлеге акчага 3 чакрым озынлыктагы участокны яңарту ниятләнә. Эшләрне 2027 елның 22 октябренә кадәр төгәлләргә тиешләр.
Югары Ослан районында 7,5 чакрым озынлыктагы берничә юл участогын ремонтлауга тагын 214 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Бу эшләрне агымдагы елның октябрендә тәмамларга ниятлиләр.
Яшел Үзән районында да өстәмә ремонт эшләре башкарылачак. Монда гомуми озынлыгы 4,8 чакрым тәшкил иткән юлларны яңартачаклар, моңа 50 миллион сум каралган. Эшләрне шулай ук 2026 елның октябренә төгәлләнәчәк.
Юлларны ремонтлау «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты максатларына туры килә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз