Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда 4,6 меңнән артык ташламалы IT-ипотека бирелгән
Татарстанда ташламалы IT-ипотека гамәлдә булган чорда торакка 4,6 меңнән артык кредит бирелгән, аларның гомуми күләме 42 миллиард сум тәшкил иткән. ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры урынбасары Булат Габдрахманов ТР Дәүләт Советы Президиумы утырышында шул хакта хәбәр итте.
«Аккредитация узган IT-компанияләр ташламалы IT-ипотека алу мөмкинлегенә ия. Әлеге ярдәм чарасы популярлык казануын дәвам итә. Узган елда бирелгән IT-ипотекалар саны 2024 ел белән чагыштырганда 16 процентка артты», - дип сөйләде ул.
Россия Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгына Татарстаннан барлыгы 684 IT-компания аккредитацияләнгән. Бүген республикада 3,5 меңнән артык IT-компания эшли. Узган елда 51 яңа компания барлыкка килде, аларның яртысыннан артыгы Россиянең башка төбәкләреннән күченде.
Россиядә бөтен җирдә гамәлдә булган ташламалы IT-ипотека, Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан тыш, 2030 елга кадәр озайтылды. Кредит күләме 9 миллион сумга кадәр тәшкил итә, максималь ставка – 6 процент.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз