news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда бер атна эчендә кырыктан артык кеше трамвай һәм троллейбусларда билетсыз йөргән

Узган атнада Казан трамвайлары һәм троллейбусларында билетсыз йөрүнең 41 очрагы ачыкланган. Бу хакта Метроэлектротранс хәбәр итә.

Шәһәр халкын юлда йөргән өчен вакытында түләргә чакыралар, чөнки транспорт чыгымнары артканнан-арта. Казанлыларга шулай ук билетсыз йөргән өчен штраф күләмен дә искәрттеләр – 2,5 мең сум.

Метроэлектротранста билгеләп үтүләренчә, кондукторсыз система юлда йөргән өчен түләү процессын гадиләштерә. Кагыйдәләрнең үтәлешен муниципаль унитар предприятиенең контроль-ревизия бүлеге белгечләре Транспорт комитеты белән берлектә контрольдә тота, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot