news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда яшәүче 36 меңнән артык кеше «Мобиль сайлаучы» системасында теркәлгән

Бүгенге көнгә Татарстанда 36 680 кеше Россия Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда «Мобиль сайлаучы» механизмы ярдәмендә тавыш бирергә җыена. ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев «Сайлау ноктасы» мәгълүмати үзәгендә узган брифингта шул хакта хәбәр итте.

«Бу – теркәлгән урын буенча түгел, ә үзләре теләгән урында тавыш бирү өчен мөрәҗәгать иткән һәм гариза калдырган кешеләр», – дип аңлатты ул.

Ул шулай ук 292-84-33 һәм 8-800-200-00-20 кайнар элемтә телефоннарына сайлаучылардан 450гә якын шалтырату килүен әйтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot