news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 35,5 меңнән артык яшь эшмәкәр теркәлгән

Татарстанда 35 яшькә кадәрге 35,5 меңнән артык кеше эшмәкәрлек белән шөгыльләнә, дип хәбәр иттеләр ТР Икътисад министрлыгында. Бу төбәктәге барлык шәхси эшкуарларның өчтән берен диярлек тәшкил итә. Яшь шәхси эшмәкәрләр саны буенча Татарстан РФ субъектлары арасында бишенче урында.

Бу күрсәткеч буенча Россиядә Мәскәү (112 мең), Мәскәү өлкәсе (89 мең), Краснодар крае (61 мең) һәм Санкт-Петербург (54 мең) лидерлык позициясен били.

Татарстанның яшь эшкуарлары күбесенчә сәүдә (12,6 мең), йөк ташу (10,7 мең) һәм фәнни-техник эшчәнлек (3 меңгә якын) өлкәсендә эшли.

Агымдагы елның март аена Татарстанда 189 меңләп кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты исәпләнә, аларның 121,5 меңгә якыны - шәхси эшкуар.

Эшмәкәрләргә «Нәтиҗәле һәм көндәшлеккә сәләтле икътисад» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында ярдәм күрсәтелә.

Бизнеска ярдәм итү чаралары турында Бердәм элемтә үзәгенең кайнар линия телефоны аша белергә була: 8 (843) 524-90-90.

news_right_1
news_right_2
news_bot