news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада Җиңү көнен 35 меңнән артык кеше билгеләп үтте

Түбән Камада Җиңү көнен 35 меңнән артык кеше билгеләп үтте

Түбән Камада Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгын бәйрәм итүдә 35 меңнән артык кеше катнашты. Көн дәвамында шәһәрдә һәм районның авыл җирлекләрендә парад, патриотик акцияләр, концертлар, күргәзмәләр һәм бәйрәм салюты узды.

Җиңү мәйданында 12 меңнән артык тамашачы җыелган Җиңү Парады бәйрәмнең төп вакыйгасы булды. Ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары, махсус хәрби операциядә катнашучылар, кадетлар, яшь армиячеләр, предприятиеләр, яшьләр һәм иҗтимагый оешма вәкилләре тигез сафка тезелеп үтте.

Бәйрәм чараларында Түбән Кама районы башлыгы һәм шәһәр мэры Радмир Беляев, Татарстан Премьер-министры урынбасары –икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, РФ Дәүләт Думасы депутатлары Олег Морозов һәм Айдар Метшин, РФ сенаторы Геннадий Емельянов, шулай ук шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре катнашты.

Тантаналы чара махсус хәрби операциядә катнашучылар хөрмәтенә куелачак мемориаль комплекска чәчәкләр салудан башланды.

«Җиңүчеләр буыны батырлыгы турындагы истәлек бүген яңадан бөтен Түбән Каманы берләштерде. Ветераннар, яшьләр, махсус хәрби операциядә катнашучылар, хезмәт коллективлары, шәһәр халкы – барысы да бер сафта. Бу -буыннар арасындагы бәйләнеш, халкыбызның көче һәм илебез тарихына карата хөрмәт», – дип искәртте Радмир Беляев.

Тамашачыларның игътибарын механикалаштырылган колонна җәлеп итте. Шәһәрнең үзәк урамнары буйлап 30га якын заманча һәм тарихи техника: бронемашиналар, квадроцикллар, робототехник платформалар, кросс һәм электр мотоцикллары узды.

Парадта барлыгы 31 взводка берләштерелгән 700дән артык мәктәп укучысы һәм студент, шулай ук балалар бакчаларында тәрбияләнүче 150 сабый катнашты.

Түбән Кама парады тарихында беренче тапкыр Түбән Кама индустриаль техникумы кызлары һәм Ижевск финанс-юридик көллиятенең кинологлары да катнашты.

Җиңү көненә багышланган тантаналы чаралар Түбән Кама районының барлык авыл җирлекләрендә дә узды. Авылларда митинглар, концертлар, һәйкәлләргә чәчәкләр салу һәм «Үлемсез полк» акцияләре оештырылды. Халык, җиңүчеләр буынына хөрмәт йөзеннән, үз геройларының портретларын тотып, үзәк урамнар буйлап үтте.

Ширәмәт авылында «Ватан улларына» мемориалы ачылу мөһим вакыйгаларның берсе булды.

Көн дәвамында Түбән Камада тематик мәйданчыклар һәм хәрби-патриотик күргәзмәләр эшләде. Хәрби артефактлар, заманча кораллар һәм экипировка тәкъдим ителгән «Җиңү юллары» экспозициясе күпләрдә зур кызыксыну уятты.

Махсус хәрби операция ветераннары, Донбасс иреклеләр берлеге катнашучылары һәм волонтерлар экспонатлар белән таныштырды.

Шулай ук китап ярминкәсе, Түбән Кама төзелеше һәм район геройлары турында күргәзмәләр, маскировка челтәрләре, хәрбиләр өчен окоп шәмнәре ясау буенча мастер-класслар, спорт активлыгы һәм балалар өчен интерактив мәйданчыклар әзерләнгән иде.

Кич белән бәйрәм программасы Халык иҗаты йорты каршындагы мәйданчыкта дәвам итте.

Халык каршында «Нардуган» җыр-бию ансамбле һәм «Илһам» татар эстрада ансамбле чыгыш ясады.

Бәйрәм салют белән тәмамланды.

Фотолар: Татарстанның Түбән Кама районы матбугат хезмәте

news_right_1
news_right_2
news_bot