Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Колумбиядә җир тетрәү вакытында 224 кеше һәлак булган
Колумбиядә 7,4 магнитудалы җир тетрәү теркәлгән. Хәзерге вакытта корбаннар саны 224 кеше тәшкил итә. Бу хакта РИА Новости агентлыгы чит ил гаммәви мәгълүмат чараларына сылтама белән хәбәр итә.
Җир тетрәү дүшәмбе иртәсендә башланган. Аның үзәге Чоко департаментында Сан-Хосе-дель-Пальмар муниципалитеты тирәсендә булган. Башта 169 кешенең һәлак булуы турында хәбәр ителгән иде, әмма аннары аларның саны артты. 180нән артык кеше хәбәрсез югалган.
«Колумбиядә җир тетрәү нәтиҗәсендә һәлак булучылар саны 224кә җитте», - диелә җирле хакимият мәгълүматларында.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз