news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда иң зур хезмәт хакы түләнә торган вакансияләрне атадылар

Татарстанда иң зур хезмәт хакы түләнә торган вакансия – ультратавыш диагностикасы табибы - акушер-гинеколог. Мондый белгечләргә аена 200 мең сумнан артык хезмәт түләнә. Superjob эш эзләү сервисында «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр иттеләр.

Аның артыннан стоматолог-терапевтлар килә, алар 150 мең сумнан артык хезмәт хакына исәп тота ала. Өчлекне программистлар (175 мең сум) йомгаклый.

Бишлеккә шулай ук IT-проектлар җитәкчесе (143 мең сум) һәм тимер юл транспортында ремонт эшләре башкару участогы башлыгы (122 мең сум) кергән.

news_right_1
news_right_2
news_bot