Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда узачак нефть-газ химиясе форумында 200дән артык компания катнаша
26-28 августка кадәр «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә Татарстан нефть-газ химиясе форумы узачак. Чарага әзерлек кысаларында Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Дмитрий Гуськов оештыру киңәшмәсе үткәрде, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.
Дмитрий Гуськов хәбәр иткәнчә, форумның эшлекле программасына дүрт халыкара конференция, бер Бөтенроссия конференциясе, кадрлар әзерләү мәсьәләләре буенча гамәли конференция, дүрт түгәрәк өстәл, «Газпром» һәм «Татнефть» компанияләре тәэмин итүчеләр көннәре, шулай ук Яшьләр көне керә.
Анда мәктәп укучылары, көллият һәм югары уку йортлары студентлары, яшь белгечләр һәм нефть-газ химиясе тармагының һөнәри бергәлеге вәкилләре катнашачак.
Министр урынбасары сүзләренчә, «Технологик лидерлык һәм тотрыклы үсеш: нефть-газ тармагының киләчәге өчен инновацион алымнар һәм карарлар» Халыкара фәнни-гамәли конференциясенең пленар утырышы форумның төп вакыйгасы булачак. Конференция Татарстанда девон нефте ачылуга 80 ел тулуга багышлана.
Форум кысаларында шулай ук «КАЗАН: НЕФТЬ, ГАЗ, ХИМИЯ» халыкара күргәзмәсе дә уза. Ул Россиядән, шулай ук БРИКС, Шанхай хезмәттәшлек оешмасы, Евразия икътисади берлеге һәм БДБ илләреннән 200дән артык компания-экспонентны берләштерәчәк. Экспозиция 10 мең квадрат метрдан артык мәйданда урнашыр дип көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз