news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 20дән артык компания пилотсыз очкычлар җитештерү белән шөгыльләнә

Татарстанда пилотсыз очкычлар җитештерү белән шөгыльләнә торган 20дән артык компания эшли. Аларның саны соңгы елларда профильле илкүләм проект ярдәмендә сизелерлек артты. Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары, «Дрон Экспо» форумын оештыру комитеты секретаре Иван Колчин ТАСС агентлыгында узган матбугат конференциясендә шул хакта хәбәр итте.

«Хәзер республикада бу юнәлештә егермедән артык предприятие эшли. Соңгы елларда пилотсыз аппаратлар авыл һәм урман хуҗалыгында, электр, нефть үткәргечләр мониторингы, экологик күзәтчелек һәм башка бик күп өлкәләрдә кулланыла», – диде ул.

Татарстанда пилотсыз системалар белән эшләү өчен кадрлар әзерләү буенча да зур эш алып барыла һәм бу өлкә өчен кадрлар потенциалы формалаштырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot