news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә ел башыннан МАКС ярдәмендә 2 миллионнан артык больничный ябылган

Россиядә җиде ай дәвамында «МАКС» илкүләм мессенджеры ярдәмендә дистанцион рәвештә 2,1 миллионнан артык больничный ябылган. Бу хакта Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко хәбәр итте.

«Мессенджер ярдәмендә дистанцион рәвештә 2,1 миллионнан артык больничный ябылды. Шул ук чорда Дәүләт хезмәтләре бердәм порталында табибка кабул итүгә 52 миллионнан артык уңышлы язылу теркәлде», – дип белдерде РФ сәламәтлек саклау министры журналистлар белән очрашуда.

Мурашко билгеләп үткәнчә, сәламәтлек саклау өлкәсендә цифрлы сервис куллану күрсәткечләре соңгы җиде айда гражданнар тарафыннан ихтыяҗның югары булуын күрсәтә.

news_right_1
news_right_2
news_bot