Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда 17,5 меңнән артык мәдәният волонтеры исәпләнә
Ноябрь башына Татарстан Республикасында 17,5 меңнән артык мәдәният волонтеры исәпләнә. «Добро.рф» игелекле эшләр платформасы мәгълүматларыннан күренгәнчә, республикада «Мәдәният һәм сәнгать» юнәлеше буенча 1 274 оештыручы теркәлгән, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.
Өченче кварталда мәдәният волонтерлары 3,2 меңнән артык изге эш башкарган, волонтерлык эшчәнлегенә 2,8 миллион сәгать сарыф иткән, шулай ук 435 проект гамәлгә ашырган. «Добро.Университет» платформасында онлайн-курслар, вебинарлар һәм квалификация күтәрү программаларын Татарстаннан барлыгы 8,7 мең волонтер тыңлаган.
Волонтерлык эшчәнлеге Россия Президенты Владимир Путин инициативасы буенча гамәлгә ашырыла торган «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының бер юнәлешенә керә.
Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин билгеләп үткәнчә, мәдәният өлкәсендә волонтерлык хәрәкәтенә ярдәм итү ведомство өчен актуаль өстенлекләрнең берсе булып тора.
Аның сүзләренчә, министрлык мәдәният волонтерлары өчен форумнар оештыруда актив катнаша, «Мәдәният өлкәсендә ел волонтеры» номинациясендә мәдәни волонтерлыкны тәкъдим итүче «Игелекле Татарстан» премиясендә катнашучыларга ярдәм күрсәтә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз