news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның студент отрядлары аша 15 меңнән артык студентны эшкә урнаштырырга ниятлиләр

Казанда һәм Әлмәттә Татарстан студент отрядлары үткәргән «Яшьләргә эш» Республика яшьләр форумында 1500дән артык кеше катнашты. Форум мәйданчыкларында республиканың 24 районыннан килгән Россия студент отрядлары, хәрәкәт ветераннары, эш бирүчеләр һәм мәгариф оешмалары вәкилләре кадрлар мәсьәләсе һәм яшьләрне эшкә урнаштыру мөмкинлекләре турында фикер алышты.

Студентлар хезмәт отрядларының республика үзәге директоры Василий Ислаев хәбәр иткәнчә, алты ел эчендә форум сигез меңнән артык егет һәм кызны колачлаган. Аның сүзләренчә, «Яшьләргә эш» форумы яшьләр һәм эш бирүчеләр өчен турыдан-туры аралашу мәйданчыгына әверелгән, анда укучылар һәм студентлар уку, эшләү һәм яңадан белем алу өчен кирәкле юнәлешләр белән таныша ала.

Ул билгеләп үткәнчә, Татарстанда хәзер 52 меңгә якын вакансия ачылган, ә предприятиеләр нәкъ менә яшь белгечләр белән кызыксына.

Ислаев шулай ук республиканың сезонлы һәм вакытлы эш өчен башка төбәкләрдәге студентларны актив рәвештә җәлеп итүе турында сөйләде. 2026 елда Татарстанда Бөтенроссия һәм төбәкара хезмәт проектларында дүрт меңнән артык студентны эшкә урнаштыру ниятләнә. Аның сүзләренчә, 2025 елда республиканың студент отрядлары составында 15 950 кеше эшләгән, шуның 800гә якыны хезмәт сезоны тәмамланганнан соң предприятиеләрдә калган.

Форум мәйданчыкларында яшьләр өчен интерактив һөнәрләр ярминкәсе оештырылды. Студент отрядларында катнашучылар җитәкчелегендә мәктәп укучылары һәм студентлар үзләрен электромонтер, арматурачы, бармен, официант, вожатый, балык эшкәртүче, табиб, ветеринар һәм пассажир вагоннары проводнигы ролендә сынап карады. Мондый формат катнашучыларга һөнәрләре белән беренче тапкыр эшкә урнашканчы ук танышырга мөмкинлек бирде.

Эш бирүчеләр - Татарстан студент отрядлары партнерлары -вакытлыча һәм даими эш белән тәэмин итү өчен вакансияләр тәкъдим итте. Форумда катнашучылар кадрлар хезмәте вәкилләре белән аралашты, эш шартлары турында белде һәм җәйге хезмәт семестрында катнашу өчен гариза тапшырды.

2026 елда Татарстанның студент отрядлары аша 15 меңнән артык студентны эшкә урнаштырырга ниятлиләр. Ел башыннан 2974 кеше эшкә керешкән инде - бу гомуми планның 20 процентка якыны. Яшьләр сәнәгать предприятиеләрендә, төзелештә, авыл хуҗалыгында һәм хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшли. Оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләренә аерым игътибар бирелә, әзерләнгән кадрларның шактый өлешен шунда җибәрәләр.

Студентлар әзерләү өчен быел 5601 кеше 80нән артык эшче белгечлеге буенча бушлай һөнәри белем ала.

Форумның киләсе этабы 14 майда Чаллыда уза. Анда республиканың уннан артык муниципалитетыннан студентлар катнашыр дип көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot