Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Болай ярамый»: Рөстәм Миңнеханов финанс дисциплинасына чакырды
Рөстәм Миңнеханов: «Чыгымнар өлешен сарыф итүне елның соңгы көннәренә калдырырга ярамый».
2025 елның 9 аенда Татарстанның берләштерелгән бюджетына ярты триллион сумга якын акча кергән. Быелга төп бурыч – керемнәрнең уңай динамикасын саклап калу, чөнки вазгыять теләсә кайсы вакытта үзгәрергә мөмкин. Икътисад нинди үзгәрешләр кичерә һәм Рөстәм Миңнеханов нәрсәгә игътибар итәргә кушты – «Татар-информ» материалында.
9 айда Татарстанның берләштерелгән бюджетына ярты триллион сумга якын акча кергән
Фото: rais.tatarstan.ru
«Вазгыять көтелмәгәнчә үзгәрергә мөмкин»
Быелның гыйнвар-сентябрь айларында Татарстанның берләштерелгән бюджетына 487 млрд сум акча кергән. Шулардан республиканың үз керемнәре 421 млрд сум тәшкил итә, дип хәбәр итте бүген республиканың финанс, казначылык һәм салым органнары киңәшмәсендә ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов.
«Төп бурыч – барлык чыганаклардагы керемнәрнең уңай динамикасын саклап калу», - дип белдерде ул.
Республика җитәкчесе билгеләп үткәнчә, киләсе елга бюджет шактый дефицит белән планлаштырылган. «Без бүген үк аны капларлык программа әзерләргә тиеш. Вазгыять көтелмәгәнчә үзгәрергә мөмкин, шуңа күрә без барлык мөмкин булган сценарийларга әзер булырга тиеш», - дип ассызыклады ТР Рәисе.
Ул шулай ук Россия Салым кодексына үзгәрешләр кертү планлаштырыла, дип искәртте. Закон проекты инде Дәүләт Думасында беренче укылышта каралган. Өстәлгән бәягә салым ставкасын 22 процентка кадәр арттыру планлаштырыла. Шулай ук салым салуның гадиләштерелгән системасы буенча салым түләүче оешмалар кереме 10 миллион сумнан арткан очракта өстәлгән бәягә салым түләргә тиеш булачак.
«Хөкүмәткә салым законнарындагы үзгәрешләрнең республика икътисадына йогынтысын бәяләргә кирәк», - дип билгеләп үтте Татарстан Рәисе.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бюджетның керем өлеше резервы булып салым өлешендәге бурычлар кала. Алар 11,2 миллиард сум дәрәҗәсендә. Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, бурычларны киметү юнәлешендәге эш даими контрольне таләп итә.
Республика җитәкчесе әйтүенчә, ел азагына кадәр нибары ике ай гына калып килә, ә акчаларны үзләштерү планы 65 процентка гына үтәлгән. Ул ассызыклаганча, ел дәвамында финансларны, бигрәк тә федераль акчаларны тигез итеп сарыф итәргә кирәк.
Марат Сафиуллин: «Татарстанның 2025 елның беренче тугыз аендагы салым керемнәре 1 триллион 201 миллиард сум тәшкил иткән»
Фото: rais.tatarstan.ru
Табышка салым керү кимегән, ә физик затлар кеременә түләнгән салым арткан
Татарстанның 2025 елның беренче тугыз аендагы салым керемнәре 1 триллион 201 миллиард сум тәшкил иткән. Бу узган ел белән чагыштырганда 7,1 процентка, ягъни 79,9 миллиард сумга күбрәк, дип хәбәр итте Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин.
«Татарстан Рәисен сайлаулар гражданнарның һәм бизнесның югары бердәмлеген күрсәтте. Бу – республика үсешенең төп факторы, дип саныйбыз. Бу бюджет системасына салымнар керүгә ярдәм итә», – дип белдерде Сафиуллин.
Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгының презентация материалларына караганда, түләнгән салымнарның 35 проценты гына Татарстанның берләштерелгән бюджетына кергән, калган 65 процент федераль бюджетка юнәлтелгән.
«Татарстанның берләштерелгән бюджетына 370 миллиард сумнан артык акча керде, бу 2024 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 23 миллиард сумга күбрәк», – дип билгеләде Сафиуллин.
Шул ук вакытта республикада табышка салым керү кимегән. Тугыз айда 111,5 миллиард сум кергән. Бу узган ел белән чагыштырганда 11 миллиард сумга азрак. Төп факторлар: нефтькә бәяләр кимү, рубль курсы югары булу, коммерция чыгымнары арту, предприятиеләр өчен «кыйммәтле» кредитлар һәм исәпләнгән салым суммаларын «киметү» өчен салым декларацияләрен тапшыру.
Физик затлар кеременә салымга килгәндә, аның кереме гыйнвар-сентябрьдә 2024 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 19 процентка арткан һәм 149 миллиард сум тәшкил иткән. Мондый динамиканың факторлары:
- хезмәт хаклары арту;
- эш урыннары саны арту;
- салымнар белән идарә итү сыйфаты арту.
Марат Фәйзрахманов: «Дәүләт бурычын киметү, реструктуризацияләү, исәптән чыгару буенча масштаблы эш алып барыла»
Фото: rais.tatarstan.ru
Татарстанның дәүләт бурычы 99 миллиард сум тәшкил иткән
2025 елның 1 октябренә Татарстанның дәүләт бурычы 99 миллиард сум тәшкил итте, дип белдерде Татарстан Республикасының финанслар министры Марат Фәйзрахманов.
«Дәүләт бурычын киметү, реструктуризацияләү, исәптән чыгару буенча масштаблы эш алып барыла. Быел федераль бюджет кредитлары буенча бурычның 2/3 өлешен исәптән чыгару максаты белән федераль органнарга исәптән чыгаруның яңа механизмында катнашу нияте турында гариза җибәрелде», - дип белдерде Фәйзрахманов.
Ул билгеләп үткәнчә, РФ төбәкләр үсеше буенча хөкүмәт комиссиясе президиумы 2025-2027 елларда республиканың бюджеттан 44 миллиард сумнан артык акчаны бүлү тәкъдимен хуплаган.
Быел 11,7 миллиард сумлык бурыч исәптән чыгарылган. Министр федераль органнарга өстәмә гариза җибәрелде һәм сумма артырга мөмкин, дип өстәде.
Рөстәм Миңнеханов беренче чиратта формаль булмаган хезмәт базарын кыскартырга һәм өстәлгән бәягә салым бурычлары белән эшне көчәйтергә кушты
Фото: rais.tatarstan.ru
«Без 20 ел элек булган чорга, өстәлгән бәягә салым түләмичә хезмәт хакы ала торган вакытларга кайттык»
Нәтиҗәләр ясап, Рөстәм Миңнеханов беренче чиратта формаль булмаган хезмәт базарын кыскартырга һәм өстәлгән бәягә салым бурычлары белән эшне көчәйтергә кушты.
«Үзмәшгульләр саны артты, ләкин алар арасында законсыз схемалар кулланучылар күп. Болай булмый. Менә дигән мөмкинлек тудырылган, әмма әгәр мошенниклык белән шөгыльләнәләр икән – туктатырга кирәк», – дип белдерде Миңнеханов.
Ул шулай ук өстәлгән бәягә салым бурычлары арту сәбәпле кайбер муниципалитетларга сораулар бар, дип өстәде.
«Казан, Бөгелмә, Чаллы, Түбән Кама, Яшел Үзән, Югары Ослан, Әлмәт. Башлыкларга һәм җитәкчеләргә бу мәсьәләне контрольгә алырга кирәк. Хезмәт хакы түләнә, барысы да түләнергә тиеш. Без 20 ел элекке чорга, өстәлгән бәягә салым түләмичә хезмәт хакы ала торган вакытларга кайттык. Болай ярамый», - дип ассызыклады ТР Рәисе.
Ул шулай ук республикада табышка салым керү өлешендә вазгыять катлаулы, дип билгеләп үтте. Миңнеханов сүзләренчә, салым керү дәрәҗәсе кимегән, һәм бу динамика дәвам итәчәк.
«Күп кенә предприятиеләрдә ел азагына кадәр түләүләр кимү көтелә. Вазгыять катлаулы. Җитештерүчеләрнең агымдагы күрсәткечләрен даими күзәтеп барырга, алга таба үсеш юлларын эзләргә һәм аларга ярдәм итү чараларын уйлап табарга кирәк», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Республикада табышка салым керү өлешендә вазгыять катлаулы. с
Салым керү дәрәҗәсе кимегән, һәм бу динамика дәвам итәчәк.
Фото: rais.tatarstan.ru
«Акчаларны нәтиҗәле рәвештә тотуны тәэмин итәргә кирәк»
Миңнеханов шулай ук бюджет чыгымнары темасына тукталды. Алар беренче тугыз айда еллык планның 68 процентын гына тәшкил иткән.
«Чыгымнарны елның соңгы көннәрендә генә башкарырга ярамый. Акчаларны нәтиҗәле тотуны һәм бирелгән лимитларны, шул исәптән федераль финанслауны тулысынча үзләштерүне тәэмин итәргә кирәк», - дип ассызыклады Миңнеханов.
Республика җитәкчесе муниципалитетларга дефицитсыз бюджетларны планлаштырырга кушты.
Аннары Миңнеханов физик затлардан милек салымнары җыю турында искәртте. «Дәүләт һәм муниципаль органнарга аңлату эшләре алып барырга кирәк. 2024 ел өчен түләүләрне быелның 1 декабренә кадәр тәэмин итү сорала», - диде ул.
Сүзен йомгаклап, Татарстан Рәисе муниципаль җирләрне һәм милекне файдаланудан кергән салым булмаган керемнәр өлешендә җентекле анализ үткәрергә кушты, чөнки кайбер муниципалитетларда аренда түләүләре буенча бурычлар арткан.
Александр Хевронин, «Татар-информ»
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз