news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Боксеры” оешмасының чираттагы корал арсеналы – хокук сакчылары кулында

Татарстанның хокук саклау органнары оператив-эзләү чаралары нәтиҗәсендә “Боксеры” берләшмәсе коралларын тапкан

(Казан, 16 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Яр Чаллыда, “Боксеры” оешкан җинаятьчел берләшмә әгъзаларына карата кузгатылган җинаять эше кысаларында алып барыла торган оператив-эзләү чаралары барышында, оешкан җинаятьчеләрнең кораллары табылган.
ТР Эчке эшләр министрлыгының оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәш идарәсе, Федераль куркынычсызлык хезмәтенең ТР буенча идарәсе һәм РФ прокуратурасы каршындагы Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсенең Яр Чаллы районара тикшерү бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә, 1 снайпер винтовкасы, 2 оптик төзәгеч, төрле модификацияле 5 Калашников автоматы, 5 гранат, күпсанлы хәрби кирәк-яраклары табылган.
Мәгълүм булганча, “Боксеры” берләшмәсенең 12 лидеры һәм әгъзаларына карата җинаять эше 2008 елның 16 нчы февралендә кузгатыла, дип хәбәр итә ТР прокуратурасы каршындагы тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Эдуард Абдуллин.

news_right_1
news_right_2
news_bot