news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Боксчы Роман Романчук вафат

Ул 37 яшендә йөрәк өянәгеннән үлгән.

  (Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ»). Бокс буенча ике тапкыр Россия чемпионы һәм өч тапкыр Дөнья Кубогы иясе Роман Романчук 37 яшендә йөрәк өянәгеннән вафат булды, дип хәбәр итә "КИТЭК" клубы тренеры Светлана Андреева Инстаграм битендә. 

2002 елда Романчук Россия кышкы чемпионаты кысаларында "Олимпия өметләре" турнирында җиңде, аннары илкүләм җыелма команда составына кертелде. Шул ук елны Астанада Дөнья кубогында бронза медаль алды. 2004 елда Россия чемпионаты титулына ия булды. 2005 елда Мәскәүдә Дөнья Кубогында җиңде һәм турнирның иң яхшы боксчысы дип танылды. 2006 елда Европа вице-чемпионы һәм Дөнья Кубогында көмеш медаль иясе, шулай ук Россия чемпионы булды. 2007 елда - Россия вице-чемпионы.

2008 елның җәендә Владивостокта Россия җыелма командасы җыеннары вакытында Романчык биредә яшәүче белән низаглаша, нәтиҗәдә аны "Оса" пистолетыннан яралый һәм ул үлә. 2009 елның язында суд Романчукны саклану чиген арттырып үтерүдә гаепле дип таба һәм 1,5 елга хөкем итә. Хөкем карары буенча шикаять бирелә, нәтиҗәдә боксчы "саксызлык аркасында үтерү"дә гаепле дип табыла һәм 1,2 айга ирегеннән мәхрүм ителә. 2009 елның 4 декабрендә Романчук иреккә чыгарыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100