news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бокс федерациясе җитәкчесе Татарстан Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде

Татарстан Бокс федерациясе президенты, Россия Бокс федерациясенең генераль секретаре урынбасары Сергей Игнатьев Татарстан Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Дәүләт бүләге Игнатьевка республикада физик культура һәм спортны үстерүгә намуслы хезмәте һәм зур өлеше өчен бирелде. Рәхмәт хатын Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университетында узган «Ел спортчысы — 2022» тантаналы чарасында тапшырдылар.

«Барлык дәүләт бүләкләре арасында иң югарыларының берсе – Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты. Югары бәяләнгән ике бүләкләнүченең берсе мин булуына горурланам һәм мин бәхетле. Рөстәм Миңнехановка, Татарстан Хөкүмәтенә һәм ТР Спорт министрлыгына уртак хезмәтләре һәм һәрьяклы ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерәм. Республикабызга һәм аның халкына файдалы булуыма шатмын!» – дип белдерде Сергей Игнатьев.

news_right_1
news_right_2
news_bot