news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бокс буенча республика турнирында берьюлы 15 әлмәтле беренче булды

Турнир Укытучылар көненә багышланды.

 (Әлмәт, 3 октябрь, “Татар-информ”). Кичә Сарман районы Җәлил бистәсендә, Укытучылар көненә багышлап, бокс буенча республика турниры уздырылды, дип хәбәр итә “Әлмәт таңнары” газетасы.

Турнирда Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск, Яр Чаллы, Баулы, Түбән Кама, Азнакай, Сарман, Октябрьский һәм башка төбәкләрдән 90 спортчы катнашты. Әлмәт данын “Девон” һәм “Юность” клубына йөрүче 21 спортчы яклады. Аларның 15е турнирда беренче урын яуладылар. Аларның барысы да тренер Раҗив Низамиевта шөгыльләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100