news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Бокс бәйгеләрендә Уфа егете дөнья чемпионы булды
Ростов–на–Дону шәһәрендә бокс буенча узган Россия чемпионатында, иң авыр үлчәмдә көч сынашучылар арасында, халыкара спорт остасы Нияз Фәйзуллин ил чемпионы булды
Скопировать ссылку
(Уфа, 25 ноябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстаннан татар егете Нияз Фәйзуллин чираттагы зур җиңүен яулады.
Ростов–на–Дону шәһәрендә бокс буенча узган Россия чемпионатында, иң авыр үлчәмдә көч сынашучылар арасында, халыкара спорт остасы Нияз Фәйзуллин ил чемпионы булды.
Башкортстан дәүләт университетында белем алучы Нияз моңа кадәр дә югары уңышларга ирешә килде. Мисал өчен, Казанда талиплар арасында бокс буенча узган III дөнья чемпионатында да Нияз Фәйзуллин зур җиңүен яулаган иде. Ул абруйлы ярышларда Нияз Фәйзуллин беренче бәйгедән үк үзен ышанычлы тотты, аннан инде башка алышларда да, җиңелү белмичә, финалга кадәр барып җитте. Нияз Фәйзуллин - Башкортстан дәүләт университетының бишенче курс талибы. Философия һәм социология факультетын тәмамлап килә ул. Спортта уңышлары моңа кадәр дә зур иде. Ике тапкыр дөнья чемпионы, берничә тапкыр Европа чемпионы исемнәре бар аның.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2