news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Боинг” һәлакәткәткә очрау сәбәпле, Казан авиакассаларына билетларны кире кайтару очраклары арткан

“Боинг” һәлакәткәткә очрау сәбәпле, Казан авиакассаларына билетларны кире кайтару очраклары арткан

  (Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ», Рүфинә Мөбаракшина). 50 кешенең гомерен өзгән авиаһәлакәт туристлык агентлыкларына гына түгел, ә авикассалар эшенә дә йогынты ясаган.
“Татар-информ” МА хәбәрчесенә колл-үзәк хезмәткәре белдергәнчә, клиентларның бер өлеше авиабилетларын кире тапшырган. “Билетарны тапшыру буенча шалтыратулар булды, - дип билгеләп үтте агентлык хәбәрчесе. – Кешеләр рейска кузгала алмыйча аэропортта көтеп утырды”.
Билетларны кире тапшыру буенча шалтыратулар Санкт-Петербург, Мәскәү һәм Ростов-на –Донудан булган.
Татарстан һава суднолары агентлыкларының берсенең билетлар сату бүлегендә кире кайтарылган билетлар саны артты дип белдерделәр. “Әмма сату күләме кимемәде, - дип белдерде бүлек җитәкчесе. – Кешеләрнең барасы җирләре бар, билетлар ничек сатылса шулай сатылу дәвам итә”.
Шул ук вакытта кешеләрнең күпчелек мөрәҗәгатьләре авиабилетларны кире кайтаруга кагыла иде, дип билгеләп үтте ул. “Кешеләр фаҗига көнендә булырга тиешле рейсларга булган билетларын кире кайтарды, дип искәртте хезмәткәр. – Шулай ук башка көнгә броньлауны да сорап мөрәҗәгать итүчеләр булды. Мәскәүгә кадәр поездга билет алып, ә аннары самолет белән очучылар да булды. Сату бүлегендә шулай ук билетларны кире кайтару теләге зур чират тудырды, дип тә белдерделәр.
“Без теләсә нинди проблемаланы хәл итәргә тырыштык, Түбән Кама аэропорты белән элемтәгә кердек”, дип белдерде хезмәткәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot