news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Боинг” һәлакәтендә гомере өзелгән бер пассажирның туганы реанимациягә эләккән

Аның кан басымы гадәттән тыш күтәрелгән

(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ», Екатерина Виславская). Казан аэропортында “Боинг” һәлакәтендә гомере өзелгән бер пассажирның туганы хастаханәгә озатылган, бу хакта журналистларга сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин белдерде.
“Әйе, аның кан басымы гадәттән тыш артык күтәрелү сәбәпле хастаханәгә озатылды. Хәзер ул палатада һәм аңа дәвалау курслары билгеләнгән”, - диде министр.
 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot