news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бохарада татарлар шигърият һәм музыка кичәсе узды

Кичәне Бохара өлкәсе Татар-башкорт милли-мәдәни үзәге әгъзалары һәм активистлары оештырды.

(Казан, 2 март, «Татар-информ»). «Мин яратам» дигән темага узган шигърият һәм музыка кичәсе Бохара Татар-башкорт җәмгыяте тарихында чираттагы күркәм вакыйга булды, дип хәбәр итә Татарстанның Үзбәкстандагы вәкиллеге матбугат хезмәте.

Кичәне Бохара өлкәсе Татар-башкорт милли-мәдәни үзәге әгъзалары һәм активистлары оештырды. Чара Әбүгалисина исемендәге өлкә китапханәсендә узды.

Ватанга, туган йортка, ана теленә, мәдәнияткә, традиция һәм гореф-гадәтләргә, гаиләгә, якыннарыңа, безне әйләндереп алган дөньяга карата мәхәббәт темасы кичәнең төп эчтәлеген тәшкил итте. Үзәк әгъзалары биюләр дә әзерләгән иде. Үзәк рәисе урынбасары Дания Янбулатова – татар, Зөлфия Әхмәдишина башкорт биюен тәкъдим итте, дип әйтелгән әлеге хәбәрдә.

Кичәдә Бохара шәһәрендә музыка һәм сәнгать мәктәбе укучысы Әсәдбәк Әхмәдов аккордеонда татар көен башкарды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100