Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Богородица монастырена Казан Изге ана иконасы күчермәсен рәсми тапшыру тантанасы булды
Богородица монастырена Казан Изге ана иконасы күчермәсен рәсми тапшыру тантанасы булды
(Казан, 21 июль, “Татар-информ”). Бүген Благовещение соборында Илаһи литургия тәмамлануга, Казан Кремленнән Богородица монастырена тәре һәм иконалар күтәреп тантаналы йөреш булды. Ул төгәлләнгәч, Мәскәү һәм Бөтен Русия Патриархы Алексий II һәм Казан һәм Татарстан архиепискобы Анастасий Казан Изге ана иконасын Богородица монастырена тапшыру турында ике нөсхәдә актка кул куйды. Дөньяви хакимият ягыннан бу документны Казан мэры Камил Исхаков имзалады.
Алексий II үз котлау сүзендә билгеләп үткәнчә, икона Крестовоздвиженский чиркәвендә лаеклы урынын алды. Патриарх җыелган халыкка югары әхлак, рухият, иҗтимагый татулык, иминлек юлдаш булсын дип теләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз