Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бөгелмәнең тарихи татар мәктәбе бинасы мәдәни мирас объекты дип танылган
Татарстан Республикасының мәдәни мирас объектларын саклау комитеты шушы көннәрдә 27 архитектура ядкәрен мәдәни мирас объектларының бердәм дәүләт реестрына керткән.
«Мәдәни мирас объектлары арасында Бөгелмә шәһәренең кызлар гимназиясе – 2 нче дәрәҗәдәге татар мәктәбе бинасы да кертелде», дип хәбәр итә Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты саклау комитетының матбугат үзәге.
- Бинаның тарихы 1909 елдан башланган. Биредә тарихчы галим Һади Атласи, мәгърифәтче-язучылар Кәбир һәм Фазыл Туйкиннар эшләгән, совет театр рәссамы Николай Барышев укыган. Бөек Ватан сугышы елларынңа эвакогоспиталь урнашкан. Сугыштан соңгы елларда укытучылар институты эшләгән.
- Бина Бөгелмәнең Гоголь урамы, 17 нче йорт адресы буенча урнашкан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз