news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөгелмәнең «Рябинка» бию ансамбле Халыкара конкурс лауреаты булды

Бөгелмәнең «Рябинка» бию ансамбле Халыкара конкурс лауреаты булды
"Бөгелмә авазы"

Мәскәүдә «Роза Ветров» Халыкара башкару осталыгы конкурсының 28 сезон Бөтендөнья финалы узды. Бәйгедә Бөгелмәдән Техника йорты коллективы - «Рябинка» халык бию ансамбле (җитәкчесе Нурия Шириева) катнашты, ул I премия лауреаты булды. 

Иҗади форумга бөтен Россиядән иң сәләтле – «Роза ветров» Федерациясенең сайлап алу конкурсларында җиңүчеләр һәм Мисыр, Төркия, Әрмәнстан, Беларусь, Монголия, Италиядән фикердәшләр җыелды. Бу хакта «Бөгелмә авазы» хәбәр итә.

Онлайн форматта тагын 11 илдән яшь артистлар һәм музыкантлар да кушылды. Финалда барлыгы Россиянең 42 төбәгеннән коллективлар катнашты.

Бәйге программасыннан тыш, яшь бөгелмәлеләр башкаруында «Русский лен» биюе фестивальне ябу тантанасында да тәкъдим ителде.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot