Бөгелмә анимация студиясендә катнашучылар әсәрне укыган һәм фикер алышкан, шул вакыйгаларның шаһитларының видео-истәлекләре белән танышкан, булачак мультфильмның сценариен һәм сюжетын уйлап тапкан.
Сталинград сугышында совет гаскәрләре тарафыннан немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итүнең 80 еллыгы кысаларында, студиячеләр Борис Павловның «Вовка с ничейной полосы» әсәрен анимацияләүгә кереште. Бу хакта «Бөгелмә авазы» хәбәр итә.
Тавыш бирү, программада монтажлау һәм мультфильм әзер. Менә шулай иҗади рәвештә студиядә катнашучылар язгы каникулларга премьера үткәрергә әзерләнә.