Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бөгелмәнең 16 проекты «Татнефть»нең социаль грантларын алуга икенче конкурста җиңгән
Социаль проектларга ярдәм итүнең грант системасы 2016 елда Наил Маганов инициативасы белән «Татнефть» ГАҖнә кертелде. Бу компаниянең хәйрия эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген һәм ачыклыгын арттыру өчен эшләнде. Бу хакта «Бөгелмә авазы» хәбәр итә.
2022 елда икенче конкурста 4 өстенлекле юнәлеш билгеләнде: «Мәгариф», «Сәламәтлек саклау», «Территорияләрне үстерү» һәм» «Мәдәният», аларга 20 максатчан программа керде. Татарстанның 13 районыннан һәм Тольяттидан дәүләт, муниципаль бюджет оешмаларыннан, җирле үзидарә органнарыннан, коммерцияле булмаган дәүләтнеке булмаган оешмалардан һәм физик затлардан барлыгы 543 гариза килгән.
Кичә нәтиҗәләр ясалды. «Татнефть»нең социаль грантларын алуга икенче конкурсында 217 иҗтимагый әһәмиятле инициатива җиңүче булды. Шуларның 16сы - Бөгелмә муниципаль районы проекты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз