news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөгелмәлеләрнең иҗади проекты халык конкурсында җиңде

Бөгелмә скаут кызларының «Ишегалдына уйнарга чык» проекты «Күрше» ишегалды вакыйгалары халык конкурсында җиңүче булды. Ул яшүсмерләр өчен чаралар уздыруга грант алган. Бу хакта «Бөгелмә авазы» яза.

Проект кысаларында җәй дәвамында шәһәрнең төрле ишегалларында традицион балалар ишегалды уеннары буенча чаралар узачак. Бу балаларның игътибарын гаджетлардан читкә юнәлтергә һәм җәйнең онытылмас хис-кичерешләре нәкъ менә ишегалдында дуслары белән формалашуын искә төшерергә мөмкинлек бирәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot