Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бөгелмәгә бүген «Җиңү паровозы» килә
Бөгелмәгә «Җиңү паровозы» бүген, 30 апрельдә, килә. Ул 15.00 сәгатьтән 17.30 сәгатькә кадәр торачак. Бу хакта «Бөгелмә авазы» яза.
Вагоннарда уникаль экспонатлар урнаштырылачак. Анда автомобиль-амфибия була. Бу машина реаль хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан һәм нибары берничә экземплярда гына сакланып калган.
Традиция буенча ретросоставны гамәлдәге «Лебедянка» паровозы алып барачак, ул 1945 елның Җиңү мае стилистикасында бизәлгән. Эшелон составында «Үлемсез полк» пассажир вагоннары йөриячәк. Моннан тыш, паровоз бригадасын Бөек Ватан сугышы чоры формасына киендерәчәкләр.
Шулай ук кунаклар паровоз кабинасына күтәрелә, кыр кухнясыннан авыз итә ала, Георгий лентасын ала, раритет ату коралы һәм балалар өчен лазертаг күргәзмәләрен карый алачак. Экскурсия вакытында кешеләр барысының да яраткан вокаль һәм бию композицияләрен ишетәчәк.
Легендар ретро состав 3 мең чакрым чамасы юл үтәчәк, Башкортостан, Татарстан, Мордовия Республикаларының, Самара, Пенза һәм Ульяновск өлкәләренең эре шәһәрләрендә булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз