Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бөгелмәдән хәрби хезмәткә 27 егет җибәрелде
Бөгелмәдә 2026 елның көзге чакырылышы кысаларында яңа хәрбиләрне алтынчы тапкыр озаттылар. Татарстан җыелу пунктына иртән Бөгелмә районыннан 27 яшь кешене озаттылар. Бу команда быелгы чакырылыш чорында иң күпсанлысы булды.
Чакырылучылар арасыннан берсе Президент полкында хезмәт итү өчен сайлап алынган, өчесе – Россия ФСБ чик буе гаскәрләрендә. Тагын бер егет Мәскәүдәге фәнни ротага юл тотачак, ә икенчесе хөкүмәт элемтәсе белгече булып хезмәткә әзерләнәчәк.
Аларны озатырга дини конфессия вәкилләре – Баязит хәзрәт һәм Евгений атакай, яшь армиячеләр, директор Александр Крайнов җитәкчелегендәге кадет интернат-мәктәбе укучылары килгән иде. Шулай ук балаларга Кораллы Көчләр ветераннары иҗтимагый оешмасы рәисе, сугыш хәрәкәтләрендә катнашучы Ленар Гәрәев һәм Бөгелмә чик буе гаскәрләре вәкилләре дә хәер-фатиха бирде.
Бөгелмә районы хәрби комиссары Рафаэль Миңнетдинов хәрби хезмәткә чакырылучыларның махсус хәрби операция уздыру зонасына җибәрелмәячәген искәртте. Хезмәт срогы бер ел тәшкил итәчәк һәм Казаннан киткән көннән исәпләнәчәк.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз